Бөек Новгородта 25 апрельдән 29 апрельгә кадәр "Яшь профессионаллар Worldskills Russia" Милли чемпионатының IX финалында "Ветеринария"компетенциясе буенча катнашу хокукына сайлап алу ярышлары уза.
Тумышы белән Тәтеш районыннан булган, Буа ветеринария техникумының 4 нче курс студенты Спирина Татьяна чемпионатта Татарстан Республикасы данын яклап көч сынаша.
Татарстан Республикасы ветеринария лабораториясе директоры Айрат Гәрәев әлеге чемпионатның тантаналы ачылышында катнашты.
Эш визиты барышында Республика ветеринария лабораториясе директоры Түбән Новгород өлкәсе ветеринария комитеты рәисе белән очрашты.
Шулай ук ул Түбән Новгород шәһәр ветеринария станциясендә булды һәм ветстанция җитәкчесе Елена Федотова белән очрашты. Шулай ук Новгород өлкәсенең Өлкә ветеринария лабораториясе җитәкчесе белән планлаштырылган сөйләшүләр узды.
Биредә Айрат Гәрәев лаборатория эшчәнлеге белән танышты. Эшлекле очрашу барышында коллегалар контактлар белән алмаштылар һәм ике төбәкнең ветеринария хезмәтләренең алга таба үзара файдалы хезмәттәшлеге турында килештеләр.