Бүгенге көндә COVID-19 кешеләр арасында киң таралган вакытта, кеше белән якын элемтәдә булган хайваннарның да Сарс-CoV-2 вирусы белән авырып китүләре ихтимал.
Чөнки кешеләр һәм хайван авырулары уртак булырга мөмкин (мәсәлән, зоонозлар). COVID-19 белән авыручыларга яки шул авыруга ошаган симптомнар булган кешеләргә түбәндәгеләр киңәш ителә:
1. Хайван белән элемтәне чикләргә
COVID-19 белән авыручы булганда йорт хайваны белән якын элемтәдә тормау таләп ителә. Бу очракта хайванны карау эшен башка гаилә әгъзасына йөкләү хәерлерәк булыр. Әгәр дә бу мөмкин түгел икән, гомуми гигиена таләпләрен үтәргә һәм шәхси саклану чараларын (битлек һәм перчаткалар) кулланырга кирәк. COVID-19 инфекциясен йоктырган хуҗалар йорт хайваннарын аерым бүлмәдә тотарга тиеш. Хайванны урамга алып чыгу тыела. Инфекция белән контактта булган хайваннарның, башка кешеләр һәм хайваннарга белән контактларына юл куярга ярамый.
2. Гигиена чараларын үтәргә
Хайваннар белән эш иткәндә һәм аларны караганда һәрвакыт гигиена чараларын үтәргә кирәк, хайван янына барганчы һәм уйнаганнан соң кулларны сабынлап юарга, дезинфекцияләргә кирәк.
3. Авыру турында хәбәр итәргә кирәк
Хайванда COVID-19 сипмтомнары күренә башлауга ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсенә 8 (800)20-140-32 телефоны буенча хәбәр итәргә кирәк. Ветеринария табиблары әйтүенчә, авыру билгеләре - хайванның үз-үзен тотышы үзгәрүе, хәлсезлек, азыктан баш тарту, борын йөрешеннән сыекча агу, сулыш юллары бозылу, хайванның еш авызын ачуы яки авыз белән сулавы, ютәл, еш кына яшь агу, борын тиресенең эссе һәм коры булуы.
Бүгенге көндә хайваннарның йогышлы COVID-19 авыруын таратуда эпидемиологик роль уйнавына бернинди дә дәлил юк. Шуңа күрә компаньон хайваннарга карата чаралар күрү өчен әлегә нигез юк.