Алмаз Хисаметдинов Минзәләдә узган киңәшмәдә 6 айга кадәрге бозауларны тәрбияләү мәсьәләсенә зур басым ясады

2021 елның 28 апреле, чәршәмбе

Бүген Минзәлә районында ветеринария белгечләренең зональ семинар-киңәшмәсендә чыгыш ясаганда Алмаз Хисаметдинов 6 айга кадәрге бозауларны тәрбияләүгә, сыйфатлы азык ашатуга аеруча зур игътибар бирергә кирәклегенә басым ясады.

Минзәлә районының Калморза авылында узган ветеринария семинары-киңәшмәсендә сыйфатлы терлек азыгы һәм аның төрләре турында фикер алыштылар.

ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов яңа туганнан алып алты айга кадәрге бозауларны тәрбияләү һәм ашату турындагы доклад белән чыгыш ясады. Чарада катнашкан ТР  авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов исә 2021 елның беренче кварталында терлекчелек өлкәсендә ирешелгән нәтиҗәләр турында сөйләде.

“Калморза” терлекчелек хуҗалыгы базасында үткән әлеге семинарны Минзәлә муниципаль районы хакимияте башлыгы Айрат Сәлахов ачып җибәрде. Биредә Минзәлә район дәүләт ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Артур Гафуров, районының ветеринария, зоотехния һәм авыл хуҗалыгы белгечләре, катнашты

Киңәшмә эше барышында авыл хуҗалыгы терлекләренең сөт-ит җитештерүчәлегенә терлек азыгы тәэсир итүен, сөтнең үзкыйммәт бәясен күтәрмәс өчен нинди үлән төрен сайлау, терлек азыгы әзерләүнең заманча технологияләре, сөт бирүче сыер көтүен тәрбияләү, ашату мәсьәләре буенча күпсанлы сорауларга фикер алышу узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International