Арча районы дәүләт ветеринария берләшмәсенә яңа җитәкче итеп Руслан Фәйзрахманов билгеләнде

2021 елның 28 апреле, чәршәмбе

Арча районы дәүләт ветеринария берләшмәсенә яңа җитәкчесе итеп Фәйзрахманов Руслан Ринат улы билгеләнде.

Руслан Фәйзрахманов 1987 елда, Сарман районында туа. Югары белемне башкалада ала. 2009 елда Н.Э. Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясен тәмамлый.

2018 елда икенче югары уку йортын – Казан (Идел буе) федераль университетының юдирик факультетын тәмамлый.

2010-2014 еллар аралыгында Арча районы дәүләт ветеринария җитәкчесе урынбасары булып эшли. 2014 елда исә Татарстанның Питрәч районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары буларак эшкә билгеләнә.

2016 ел башыннан алып 2017 елга кадәр Арча муниципаль районының Милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы җитәкчесе вазыйфасын башкара.

2018 елның февраленнән хәзерге көнгә кадәр РФ Оборона министрлыгының Казан суворов хәрби училищесында II категорияле юрисконсульт булып эшли.

РФ Оборона министрлыгының рәхмәт хаты; шул ук елны “Казан суворов хәрби училищесына 75 ел” медале; 2020 елда “Ватан геройлары истәлегенә” медале; 2019 елда РФ Коры җир гаскәрләренең Баш командующие грамотасы; 2016 елда ТР Министрлар Кабинетының Баш ветериная идарәсенең мактау грамотасы кебек дәүләт бүләкләре иясе.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International