Баш ветеринария идарәсендә Саба зонасы районнарының ветеринария берләшмәләре эшенә багышланган киңәшмә узды

2021 елның 23 августы, дүшәмбе

 Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсендә Саба зонасы районнарының ветеринария берләшмәләре эшенә багышланган чираттагы киңәшмә узды. Гадәттәгечә, киңәшмәне ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов алып барды.

Киңәшмәдә шулай ук Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе урынбасары Илдар Ногманов, бүлек җитәкчеләре, эпизоотологлар, терапевтлар һәм Арча, Әтнә, Балтач, Кукмара, Теләче, Саба, Биектау, Питрәч, Мамадыш, Лаеш районнарының ветеринария берләшмәләре башлыклары һәм ветеринария лабораторияләре мөдирләре катнашты.

Утырыш барышында участок ветеринария пунктлары эшенә, эпизоотиягә каршы чаралар барышына, ветеринария лабораторияләре эшенә, ветеринария тикшерүе турында теркәп җибәрә торган документлар бирү эшенә анализ ясалды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International