Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов Арча районында булды. Монда «Кырлай» агрофирмасы» базасында ветеринария хезмәте һәм авыл хуҗалыгы белгечләре «Атлар көне»нә багышланган ат-спорт ярышларын уздыру турында киңәшмә уздырдылар.
Киңәшмә барышында катнашучылар ат чабышларын оештыру мәсьәләләре, ярышларда катнашучы атлар өчен трассалар һәм араннарны карау, конкурслар һәм күргәзмәләр уздыру урыннарын карап чыгу мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.