Иртәгә, 1 сентябрьдә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов гражданнарны кабул итәчәк. Атна саен уза торган кабул итү чарасы бу юлы Алмаз Хисаметдиновның Яңа Чишмә районына эшлекле сәфәре кысаларында узар дип көтелә.
Гражданнар белән очрашу Яңа Чишмә районы ветеринария берләшмәсендә узачак. Җитәкче янына үзләрен борчыган сораулары белән Яңа Чишмә районы халкы гына түгел, күрше-тирә районнардан да килә алалар.
Гражданнарны Яңа Чишмә районы, Яңа Чишмә авылы, Советская урамы, 68нче йорт адресы буенча кабул итәчәкләр. Вакыты - 13:00 сәгатьтә. Алдан язылу өчен телефон номеры: 8 (84348) 2-25-21