Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсендә видеоконференция режимында район ветеринария учреждениеләренең ветеринария-санитария экспертизасы бүлекләре эше турында киңәшмә узды. Киңәшмәне Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов алып барды.
Анда Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе урынбасары Габделхак Мотыгуллин, Идарәнең ветеринария-санитария экспертизасы һәм дәүләт күзәтчелеге бүлегеның алдынгы киңәшчесе Ирина Тарутина, шулай ук Азнакай, Тукай, Теләче районнарының дәүләт ветеринария берләшмәләре башлыклары һәм ветеринария-санитария экспертлары катнашты.
Ветеринария-санитария экспертизасы бүлекләре эшенә анализ ясап, ветеринар иминлек, ветеринар-санитар экспертиза һәм ветеринария күзәтчелеге хезмәте бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе Ирина Тарутина сөйләде.