РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгы сөткә ветеринария экспертизасы үткәрүнең яңартылган кагыйдәләрен раслады

2021 елның 19 августы, пәнҗешәмбе

Азык-төлек өчен эшкәртелә торган сөт күптөрле критерийлар буенча тикшерелергә тиеш. Шулай итеп, һәр партия сөтне лабораторияләрдә консистенциясе, тәме, исе, төсе, температурасы, майлылыгы һәм аксымның масса өлеше, тыгызлыгы, кислоталылыгы буенча җентекләп тикшерәчәкләр.

Ун көнгә бер тапкыр антибиотикларның соматик күзәнәкләре (җилен эпителиена) булуга, шулай ук майсызландырылган коры сөт калдыгы концентрациясенә дә катгый таләпләр буенча тикшерү уздырылачак. 

Ярты елга бер тапкыр шулай ук токсик элементлар, пестицидлар, микроорганизмнар һәм бактерияләргә тикшерү кирәк булачак. Базарда сату өчен билгеләнгән сөтне бруцеллёз авыруына айга кимендә бер тапкыр тикшерүне таләп итәчәкләр.

Шул рәвешле РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгы чи сөткә ветеринария экспертизасының яңартылган кагыйдәләрен раслады. 

Ветеринария-санитария экспертизасы нәтиҗәләре ВетИС ветеринария өлкәсендә Федераль дәүләт мәгълүмат системасына тапшырыла. Экспертизаны Россельхознадзор үткәрергә вәкаләтле. Яңа кагыйдәләр 2022 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керә һәм 2028 елның 1 гыйнварына кадәр гамәлдә булачак. Документ 1976 елда СССР Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан расланган кагыйдәләрне алыштырачак, алар ЕАЭС һәм Россиянең сөт куркынычсызлыгы буенча гамәлдәге кануннарын исәпкә алмаган. Элегрәк Кабминда аграрийларга авыл хуҗалыгы продукциясен ул җитештерелгән җирдә сатарга рөхсәт итәргә тәкъдим иткәннәр иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International