Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов Ветеринария хезмәткәрләре көненә багышланган тантанада катнашты.
ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов ветеринарларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлады, аларның хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде һәм дәүләт бүләкләрен тапшырды.
"Малларның да, кешеләрнең дә сәламәтлеге ветеринария табибларының көндәлек хезмәтенә бәйле. Сез үзегезнең хезмәтегез белән районда хайваннар сәламәтлеге сагында торасыз. Югары җаваплылык, һөнәри осталыгыгыз һәм үз эшегезгә бирелгәнлегегез өчен зур рәхмәт сезгә», - дип билгеләп үтте Алмаз Хисаметдинов һәм барлык ветеринария хезмәткәрләренә сәламәтлек, сабырлык һәм авыр эшләрегездә уңышлар теләде