ЯҢАЛЫКЛАР


22
сентябрь, 2021 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе урынбасары Илдар Ногманов эш визиты белән Баулы районына килделәр. Эш сәфәре барышында Алмаз Хисаметдинов район башкарма комитеты җитәкчесе Ильяс Гозәеров һәм районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Альберт Талипов белән очрашты.

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов Ютазы районында эшлекле сәфәрдә булды. Эш сәфәрендә Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе урынбасары Илдар Ногманов та катнашты. 

Бүген Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясендә район дәүләт ветеринария берләшмәләренең ветеринария табибларын аттестацияләү булды. Аттестацияне кабул итү комиссиясен Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин җитәкләде. Комиссия составында шулай ук Республика ветеринария лабораториясе директоры Айрат Гәрәев һәм дәвалау-профилактика чаралары бүлеге башлыгы Солтан Латыйпов та бар иде. 


21
сентябрь, 2021 ел
сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов «Kazan Digital Week - 2021” Халыкара форумында катнашты. Форум кысаларында югары технологияләр күргәзмәсе "Казан Экспо" Халыкара күргәзмә үзәгендә оештырылган иде. 

Россиялеләргә моннан ары дача өчен каралган бакча кишәрлекләрендә кош-корт асрау, шул исәптән тавыклар, куяннар тоту ярамячак. Россия Федерациясенең Югары Суды тиешле тыюны раслады. Бу хакта «Российская газета» хәбәр итте, закон бозучыларны зур штраф көтә. Бу хәлләр Волгоград өлкәсендә бакчасында тавыклар асраган хатын-кызның судка мөрәҗәгать итүеннән башланган иде.

Бүген Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясендә район дәүләт ветеринария берләшмәләре башлыклары һәм белгечләре өчен аттестация узды. Аттестацияне Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе урынбасары Илдар Ногманов җитәкчелегендәге комиссия кабул итте.


20
сентябрь, 2021 ел
дүшәмбе

Республиканың ветеринария белгечләре, дуңгызларда африка чумасын булдырмау максатларында, дуңгызчылык предприятиеләрендә комиссия тикшерүләре үткәрә. Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин ветеринария күзәтчелегенең күчмә комиссиясе составында Тукай районындагы "Камский бекон" дуңгызчылык предприятиесында булды.

Амур өлкәсенең биш районында Африка дуңгыз чумасы авыруы табылган. Бу хакта Амур өлкәсе Хөкүмәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә. Җирле халыкка юк ителгән терлек өчен компенсация түләнәчәк, дип ышандыралар.

Татарстанда Африка дуңгыз чумасы буенча карантин туктатылды. Яңа Чишмә районының «Красновидово» аучылык хуҗалыгы территориясе чикләрендә, ягъни эпизоотия чыганагында карантинны бетерү турындагы Указны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов имзалады.  Документ Татарстан Президенты сайтында урнаштырылган.

Татарстан Республикасы Минстрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе хезмәткәрләре 18нче сентябрь көнне "Илкүләм кросс"спорт чарасында катнашу өчен "Урам" эктрим паркында җыелдылар. Ярышлар парк территорясендә һәм Казансу яры буйлап барды. Биредә шулай ук ТР "Республика ветеринария лабораториясе" һәм Казан шәһәре ветеринария берләшмәсе хезмәткәрләре дә көч сынашты. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International