ЯҢАЛЫКЛАР


17
сентябрь, 2021 ел
җомга

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсендә Аксубай районы дәүләт ветеринария берләшмәсенә ревизия нәтиҗәләре буенча киңәшмә узды. Аны Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов үткәрде.

Kazan Digital Week - 2021 Халыкара форумы 21-24 сентябрьдә Казанда «Kazan Expo» Халыкара күзгәзмә үзәгендә узачак. Авыл хуҗалыгы тармагында әйдәп баручы спикерлар сезгә интеллектуаль роботлаштырылган чаралар турында сөйләячәк, шулай ук агросәнәгать комплексларын кадрлар белән тәэмин итү тәҗрибәсе белән цифрлы компетенцияләре булган белгечләр белән уртаклашачак.

Бүген, 17 сентябрьдә, Россиядә сигезенче чакырылыш РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасына депутатлар сайлау башланды. Илкүләм тавыш бирү, 17-19 сентябрьдә, өч көн дәвамында барачак. Район һәм шәһәр дәүләт ветеринария берләшмәләре хезмәткәрләре тавыш бирүдә актив катнашалар.


16
сентябрь, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, 17-19 сентябрьдә узачак РФ Федераль Җыенының Дәүләт Думасына депутатлар сайлауларга чакыру максатыннан татарстанлыларга мөрәҗәгать итте.  Республика Президенты Татарстан халкын киләчәк өчен тавыш бирергә чакырды.


15
сентябрь, 2021 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин Чүпрәле районында эш визиты белән булды. Биредә "Авыл хуҗалыгы предприятиесының уңыш нигезе - сөт җитештерүче хуҗалыкларда нәтиҗәле технологияләр" темасына багышланган зона семинар-киңәшмәсе узды. Киңәшмәгә ветеринария һәм авыл хуҗалыгы өлкәсе белгечләре, җитәкчеләр, терлекчелек хуҗалыклары башлыклары җыелды. 

Республиканың ветеринария белгечләре, дуңгызларда африка чумасын булдырмау максатларында, дуңгызчылык предприятиеләрендә комиссия тикшерүләре үткәрә. Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин ветеринария күзәтчелегенең күчмә комиссиясе составында Буа районындагы "Авангард" дуңгызчылылк предприятиесында булды.

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов, Татарстан районнарындагы һәм шәһәрләрендәге ветеринария берләшмәләре җитәкчеләрен сайлау участокларында санитар иминлекне тәэмин итү буенча киңәшмәгә җыйды. Билгеле булганча, сайлау участокларында дезинфекция ясау һәм санитар эшкәртүне тәэмин итү республиканың ветеринария белгечләре, район һәм шәһәр ветеринария берләшмәләре җилкәсенә төшә.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин, ветеринария күзәтчелегенең күчмә комиссиясе составында, Саба районының Шәмәрдән авылында "ТАТМИТ Агро" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә булды.


14
сентябрь, 2021 ел
сишәмбе

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Яшь профессионаллар" (Worldskills Russia) IX Милли чемпионаты җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 2021 елда «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) IX Милли чемпионатында гомуми медаль зачетында беренче урынны алган Татарстан җыелма командасы вәкилләре белән очрашты.

Ветеринария-профилактика чаралары кысаларында, район дәүләт ветеринария берләшмәләрендә мөгезле эре терлеклдәрнең канын анализлары алына, РИД буенча лейкозга тикшеренүләр үткәрелә. Сыерларда лейкоз чире һәм РИД анализ-тикшеренү нәрсә ул? Лейкоз - хроник йогышлы авыруы, гемобластоз, лейкемия, хроник шеш авыруы. Ул тышкы билгеләрсез, төрле органнарда кан тамырлары һәм лимфоид күзәнәкләренең яман үсеше белән характерлана торган симптомсыз уза. Халыкта бу чирне "кан яман шеше" дип тә атыйлар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International