ЯҢАЛЫКЛАР


18
ноябрь, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсенең дәвалау-профилактика чаралары бүлеге башлыгы Солтан Латыйпов эш визиты белән Әлки районының «Красный Восток Агро» акционерлык җәмгыяте терлекчелек комплексларында булды. Эш барышында Әлки муниципаль районы башлыгы Александр Никошин, Әлки районы ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Камил Хәйруллин, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Роберт Гадиев катнашты.

Африка дуңгыз чумасы кешеләрнең тормышы һәм сәламәтлеге өчен куркыныч тудырмый, аның билгеле булган A/H1N1 гриппына бернинди катнашы да юк һәм. Шулай ук Африка дуңгыз чумасы геномы булган ит продукциясе дә кешеләрнең сәламәтлеге һәм гомере өчен куркыныч тудырмый. Карантин зоналардан ит продукциясен кертүгә чикләүләр куелу һәм йогышлы ит продукциясен утильләштерү, барыннан да элек, АЧС вирусының дуңгызчылыкта зур территорияләргә таралу куркынычы белән бәйле. Әлеге авыру дуңгызчылык сәнәгатенә һәм тулаем илгә зур икътисадый зыян китерә.

Ветеринария югары уку йортларын тәмамлаучылар ешрак, укып чыкканнан соң, белгечлек буенча эшкә урнашалар. Бу хакта «Компаньон 2021» Мәскәү Гамәли форумында Скрябин исемендәге Мәскәү дәүләт ветеринария медицинасы һәм биотехнология академиясе ректоры Сергей Позябин хәбәр итте.

Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы терлекчеләргә компенсацияне киметергә яисә терлек хуҗасы аларны карап тоту кагыйдәләрен, терлекчелек продуктларын эшкәртү, саклау һәм сату кагыйдәләрен бозган очракта, түләүдән баш тартырга тәкъдим итә, бу исә инфекция таралуга китергән. Гамәлдәге закон нигезендә, терлек хуҗасыннан суюга алынган очракта, терлекче зыянны компенсацияләүгә хокуклы.


17
ноябрь, 2021 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов Буа районында эшлекле сәфәрдә булды. Ул биредә авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате алдынгылары слетында катнашты.

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов Буа районында IV "Яшь белгечләр" WorldSkills Russia-2021 төбәк чемпионатының тантаналы ачылышында катнашты. 

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе хәбәр итүенчә, илдә Африка дуңгыз чумасы буенча эпизоотия вазгыяте элеккечә киеренке кала. Африка чумасы вирусы республика территориясенә үтеп керүен, дуңгызчылык предприятиеләренә һәм авыл хуҗалыкларына зыян салуын булдырмый калу өчен кыргый кабан популяциясен мөмкин кадәр киметергә һәм дуңгызчылык хуҗалыкларының ябык режимда эшләвен тәэмин итәргә кирәк.


16
ноябрь, 2021 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасына Чувашия һәм Мордовиядән кертелгән ит продукциясендә Африка дуңгыз чумасы геномы ачыклану сәбәпле 786 кг продукция юк ителде. Әлеге казылык һәм ит продукциясе Казан, Чаллы, Яшел Үзән, Әлмәт, Буа, Бөгелмә, Аксубай, Кукмара, Саба, Түбән Кама, Минзәлә районнарының азык-төлек кибетләреннән алынды һәм яндыру ысулы белән үтильләштерелде.


12
ноябрь, 2021 ел
җомга

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсендә яңартылган  санитар-эпидемиология кагыйдәләре буенча Роспотребнадзор вәкилләре белән берлектә киңәшмә уздырдылар. Ул конференция элемтәсе режимында узды. Киңәшмәдә районнарның дәүләт ветеринария берләшмәләре башлыклары - республика районнарының баш ветеринария табиблары һәм ветеринария лабораторияләре мөдирләре катнашты.


11
ноябрь, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов Биектау районындагы күчмә киңәшмәдә катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International