Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе һәм ветеринария һәм фитосанитария күзәтчелеге Федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең киңәйтелгән уртак коллегиясе кысаларында Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министры урынбасары Максим Увайдов рәислегендә түгәрәк өстәл утырышы узды.
Киңәшмәдә Ветеринария департаменты директоры урынбасары Андрей Муковнин, ветеринария һәм фитосанитар күзәтчелек буенча федераль хезмәт җитәкчесе урынбасары Константин Савенков, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов һәм Идел буе федераль округының дәүләт ветеринария хезмәтләре җитәкчеләре катнашты.
Киңәшмәдә вәкаләтле затлар тарафыннан Ветеринария документларын рәсмиләштерү мәсьәләләре, ваклап сату базарларында эшкәртү һәм сату өчен билгеләнгән сөт һәм сөт продуктларына ветеринария-санитария экспертизасы билгеләү һәм уздыру кагыйдәләре, профилактик, диагностика, чикләү һәм башка чараларны гамәлгә ашыру, эре мөгезле терлекләр лейкозы учакларын таратуны һәм бетерүгә юнәлдерелгән карантинны һәм башка чикләүләрне билгеләү һәм бетерү мәсьәләләре турында фикер алыштылар.