Бүген Арча районында ветеринария берләшмәләре башлыклары, ветеринария-санитария экспертлары һәм ветеринария лабораторияләре мөдирләре катнашында семинар-киңәшмә узды. Әлеге чара Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Илдар Ногманов рәислегендә узды.
Семинар барышында ветеринария белгечләре 2022 елның 1 мартыннан Сөт һәм сөт продуктларына, йомыркага һәм балык ризыкларына ветеринария-санитария экспертизасы буенча Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының яңа боерыклары гамәлгә керүенә кагылышлы мәсьәләләр турында фикер алыштылар. Киңәшмәдә шулай ук ветеринария өлкәсендәге мәсьәләләре буенча да фикер алыштылар.