Максим Увайдов Баш ветеринария идарәсенең йомгаклау коллегиясендә дәүләт бүләкләрен тапшырды

2022 елның 21 гыйнвары, җомга

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсенең кадрлар һәм дәүләт хезмәте бүлеге башлыгы Гатауллина Алия Фәрит кызына Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Агросәнәгать комплексы системасында озак еллар намуслы хезмәте өчен Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Рәхмәт хаты тапшырылды. Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсенең йомгаклау коллегиясендә дәүләт бүләкләрен Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министры урынбасары Максим Увайдов тапшырды.

Шулай ук күпьеллык намуслы хезмәте өчен Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Рәхмәт хаты да игълан ителде:
"Әгерҗе район дәүләт ветеринария берләшмәсе» дәүләт бюджет учреждениесенең Исәнбай участок ветеринария пункты ветеринария табибы Гафуров Фәрит Әгъзәм улына;

"Баулы район дәүләт ветеринария берләшмәсе» дәүләт бюджет учреждениесенең эпизоотиягә каршы эш буенча ветеринария табибы урынбасары Александра Наталья Васильевна;

ветеринария табибы-бактериолог, «Әгерҗе район дәүләт ветеринария берләшмәсе» дәүләт бюджет учреждениесенең ветеринария лабораториясе мөдире Кузьмина Светлана Михайловна;

«Кукмара район дәүләт ветеринария берләшмәсе» дәүләт бюджет учреждениесе начальнигы-Баш ветеринария табибы Кәримуллин Рифат Нәкыйп улына.

Сезне лаеклы бүләк белән котлыйбыз. Сезгә нык сәламәтлек, авыр хезмәтегездә уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International