Алмаз Хисаметдиновка РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгының Мактау грамотасы тапшырылды

2022 елның 21 гыйнвары, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе коллегиясе утырышында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдиновка Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Агросәнәгать комплексы системасында күпьеллык намуслы хезмәте өчен Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Мактау грамотасы тапшырылды. Бүләкне Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министры урынбасары Максим Увайдов тапшырды.

Шулай ук Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр:

"Әлки район дәүләт ветеринария берләшмәсе» дәүләт бюджет учреждениесенең Юхмачы ветеринария пунктының ветеринария фельдшеры Төхвәтуллин Шамил Касыйм улы;

ветеринария табибы - «Алабуга район дәүләт ветеринария берләшмәсе» дәүләт бюджет учреждениесенең даруханә мөдире Шәйхуллина Хәнифә Шәмсулла кызы;

«Буа район дәүләт ветеринария берләшмәсе» дәүләт бюджет учреждениесенең ветеринария табибы-серологы Сабирҗанова Гөлҗиһан Октябревна;

«Алексеевск район дәүләт ветеринария берләшмәсе» дәүләт бюджет учреждениесенең баш ветеринария табибы Хәйбуллин Харис Хәмит улы.

Сезне чын күңелдән тормышыгызда мөһим һәм шатлыклы вакыйга-лаеклы бүләк белән котлыйбыз! Ныклы сәламәтлек, алга таба да уңышлар, күңел күтәренкелеге, билгеләнгән планнарның тормышка ашуын һәм бетмәс-төкәнмәс энергия телибез! 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International