2023 елның 1 мартыннан Россия тарафыннан экспортлана торган терлекчелек продукциясен ветеринария контроле буенча алынган йөкләмәләрнең үтәлешен тәэмин итә торган № 397-ФЗ закон үз көченә керә. Бу йөкләмәләр Россиянең Бөтендөнья сәүдә оешмасына кушылуы вакытында алынды. Терлекчелек продукциясен экспортка җибәрүче предприятиеләрне тикшерүне Россельхознадзор үткәрәчәк.
Дөньяда йогышлылыгы югары булган кош гриппы буенча эпизоотия вазгыяте начарлануын дәвам итә. 4 декабрьдән 10 декабрьгә кадәр вакыт аралыгында дөньяның 24 илендә йогышлылыгы югары булган кош гриппының 342 яңа очрагы теркәлде. Иң күп авыру очраклары Нигериядә ачыкланган, биредә рәсми рәвештә 150 очрак теркәлгән. Шулай ук Италиядә кош гриппының 63 яңа очрагы катлаулы эпизоотия вазгыятенә сәбәп булган.
Россельхознадзор Германия һәм Чехия территорияләрендәге кошчылык һәм тере кошлар продукциясен кертүгә вакытлыча чикләүләр кертте. Сәбәбе - бу илләрдә югары патогенлы кош гриппының яңа очраклары ачыклану. Чикләү чаралары Россиягә вирус кертүне булдырмас өчен кирәк, дип аңлаттылар Россельхознадзорда. 4-10 декабрь көннәрендә Германиядә кош гриппының сигез яңа очрагы теркәлгән, Чехиядә исә өч очрак.
Хуҗасыз этләрдә сәбәпсез агрессияне ачыклау тәртибен билгеләү тәкъдиме белән Россия Хөкүмәтенә мөрәҗәгать иттеләр. Мондый закон инициативасын Самара губерна думасы депутатлары Дәүләт Думасына җибәрде.
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсендә Кайбыч, Зәй, Алабуга, Бөгелмә, Баулы районнары ветеринария берләшмәләренең ветеринария-санитария экспертизасы бүлекләре эшчәнлеге турында киңәшмә узды. Әлеге киңәшмә видеоконференция режимында үтте.
Бүген ТР Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов Әлмәт зонасы районнары ветеринария берләшмәләре эшчәнлегенә багышланган киңәшмә уздырды. Киңәшмә эшендә Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе урынбасары Габделхак Мотыйгуллин, бүлек җитәкчеләре, Республика ветеринария лабораториясе директоры Айрат Гәрәев, Әлмәт, Азнакай, Лениногорск, Баулы, Ютазы, Бөгелмә, Чирмешән, районнары ветеринария берләшмәләре җитәкчеләре, эпизоотологлар, терапевтлар, лаборатория җитәкчеләре катнашты.
Бүген ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов рәислегендә, республика районнарындагы ветеринария берләшмәләрендә үткәрелгән ревизия нәтиҗәләре буенча киңәшмә узды. Киңәшмәдә Апас һәм Кукмара районнарының дәүләт ветеринария берләшмәсе эшчәнлегенә карата оештырылган иде.
10 декабрьдә дөньяның күп кенә илләрендә Халыкара хайваннар хокуклары көне билгеләп үтелә. 33 ел элек, 1998 елда яки кеше хокуклары декларациясенә кул куелуның 50 еллыгында, «хайваннар хокукларының гомуми декларациясе»кабул ителгән иде. Әлеге көн җир йөзендәге барлык тереклек ияләренең яшәргә һәм төрле газаплардан яклауга лаеклы икәнен билгеләп үтү максатын күзаллый.
Бүгенге көнгә Россия Федерациясе территориясендә Африка дуңгыз чумасы буенча эпизоотия хәленә түбәндәге үзгәрешләр кертелде. 2021 елның 22-28 ноябрендә 6 Африка дуңгыз чумасы авыруы очрагы һәм 5 инфекцияле объект исәпләнә:
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсендә ветеринария куркынычсызлыгы һәм дәүләт күзәтчелеге бүлегенең Апас районы территориаль бүлеге консультанты вакантлы вазыйфасына бәйге узды.