Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе һәм Татарстан Республикасы буенча федераль ветеринария һәм фитосанитария күзәтчелеге идарәсенең уртак коллегиясе кысаларында Идел буе федераль округы ветеринария советының түгәрәк өстәл утырышы узды.
Киңәшмә Ветеринария департаменты директоры урынбасары Андрей Муковнин рәислегендә узды. Түгәрәк өстәл утырышында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов һәм Идел буе федераль округының дәүләт ветеринария хезмәтләре җитәкчеләре катнашты.
Идел буе федераль округының Ветеринария Советы Рәисе – Ульяновск өлкәсе баш дәүләт ветеринария инспекторы Нина Пелевина эш барышында биологик калдыкларны утильләштерүнең файдаланылмый торган урыннарын бетерү буенча бердәм кагыйдәләр кабул итү кирәклеге турында чыгыш ясады.
Киңәшмәдә шулай ук вәкаләтле затлар тарафыннан Ветеринария документларын рәсмиләштерү мәсьәләләре, ваклап сату базарларында эшкәртү һәм сату өчен билгеләнгән сөт һәм сөт продуктларына ветеринария-санитария экспертизасы билгеләү һәм уздыру кагыйдәләре, профилактик, диагностика, чикләү һәм башка чараларны гамәлгә ашыру, эре мөгезле терлекләр лейкозы учакларының таралуын булдырмауга һәм бетерүгә юнәлдерелгән карантинны һәм башка чикләүләрне билгеләү һәм бетерү мәсьәләләре турында фикер алыштылар.