Алмаз Хисаметдинов Актаныш районында сугым залы эшчәнлеге белән танышты

2022 елның 25 гыйнвары, сишәмбе

Бүген ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов Актаныш районында эш сәфәрендә. Биредә ул район ветеринария берләшмәсе белгечләрен, авыл хуҗалыгы идарәсе хезмәткәрләрен, терлекчелек оешмалары җитәкчеләрен зур киңәшмәгә җыйды. Әлеге киңәшмә авыл хуҗалыгы терлекләренең аеруча йогышлы чирләрен Татарстан территориясенә керүен булдырмауга багышланган иде.

Шулай ук Алмаз Хисаметдинов сафка басып килгән сугым залын карады. Сугым залы тулы куәткә эш башларга бар да әзер. "Бу сугым залы гына түгел, ә зур бер ит җитештерү комбинаты дип әйтсәк тә арттыру булмас", - дип искәртте Алмаз Хисаметдинов һәм атна эчендә кимчелекләрне бетереп, рәсми рәвештә эшли башларга кирәклеген ассызыклады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International