Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов терлекләрдә аеруча куркыныч авыруларның республика территориясенә үтеп керүенә һәм таралуына юл куймау буенча киңәшмә үткәрде. Видеоконференция режимындагы киңәшмәдә саклык чаралары һәм хайваннарның аеруча куркыныч авыруларын профилактикалау чаралары турында республика районнарының баш ветеринария табиблары-начальниклары катнашты.