Баулы районында хайваннарның аеруча куркыныч авыруларын булдырмау буенча сөйләштеләр

2022 елның 25 гыйнвары, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Илдар Ногманов Оренбург өлкәсе һәм Казахстан Республикасындагы вазгыять сәбәпле, Баулы районында хайваннарның аеруча куркыныч авыруларын булдырмау буенча киңәшмә үткәрде.

Чара район хакимияте бинасында узды, анда Россельхознадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары - Татарстан Республикасы буенча Баш дәүләт ветеринария инспекторы Евгений Иванов, Баулы район ветеринария берләшмәсе башлыгы, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы, авыл җирлекләре башлыклары, ЮХИДИ вәкилләре, авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, фермерлар, шәхси эшкуарлар катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International