Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Илдар Ногманов Оренбург өлкәсеннән һәм Казахстан Республикасындагы вазгыять белән бәйле рәвештә Азнакай районында аеруча куркыныч хайван авырулары таралуга юл куймау буенча киңәшмә үткәрде.
Чара район хакимияте бинасында, Татарстан Республикасы буенча Россельхознадзор идарәсе җитәкчесе урынбасары – Татарстан Республикасы буенча Баш дәүләт ветеринария инспекторы Евгений Иванов, Азнакай муниципаль районы Башлыгы-рәисе Марсель Шәйдуллин, Азнакай район ветеринария берләшмәсе башлыгы Рөстәм Әхмәтшин, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы, авыл җирлекләре башлыклары, ЮХИДИ вәкилләре, авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, фермерлар, шәхси эшмәкәрләр катнашында узды.