Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов дәүләт имтихан комиссиясе составында Н.Э.Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе студентлары арасында дәүләт имтиханын кабул итте. Читтән торып ветеринария медицинасы факультеты студентлары бүген “Ветеринария” белгечлеге буенча дәүләт имтиханын тапшырды.
2021 ел башыннан бирле Татарстан Республикасында хайваннарда котыру авыруы буенча 23 имин булмаган пункт теркәлгән. Бу сан 2020 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 14кә кимрәк (2020 елда котыру авыруы буенча 37 имин булмаган пункт саналган иде). 2021 елда йорт хайваннарында котыру авыруы саны 78% тәшкил итте, кыргый хайваннарда - 18%, авыл хуҗалыгы терлеләрендә - 4%.
Терлек азыгына микробларга каршы һәм антибиотик преператлар кушуны тыю турындагы закон проектын Дәүләт Думасы депутатлары өченче укылышта, агымдагы елның 17нче декабрьдә кабул итте. Аңлатма язуыннан күренгәнчә, микробларга каршы препаратлар өстәлеп, терлек азыгын рецепт буенча гына сатарга мөмкин булачак. Җитештерүченең исә фармацевтика эшчәнлегенә лицензиясе булуы шарт. Бу терлек организмының микробларга каршы препаратларга ияләшүен, антибиотикларны кабул итмәүчәнлек килеп чыкмасын өчен эшләнә.
Россельхознадзорның үзәк аппаратында югарыда санап үтелгән очракларда хокук бозучылар РФ КоАПның 10.8 ст. буенча административ җаваплылыкка тартылалар, ә хайваннарны, законнар нигезендә, документлар рәсмиләштерү өчен җибәрелгән урын буенча кире кайтаралар, йә карантин чаралар үткәрү өчен урнаштыралар, дип аңлаттылар.
Германиядән Алабуга районына 50 баш нәселле Европа боланнарының чираттагы партиясе килде. Татарстан территориясенә хайваннарны кертү республиканың ветеринария хезмәте тарафыннан контрольдә тотыла. Куркынычсызлык максатларында терлекләр карантинга куелды, транспорт чарасы дезинфекцияләнде.
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсендә видеоконференцэлемтә режимында район ветеринария учреждениеләренә ветеринария-санитария экспертизасы бүлекләренең эше буенча чираттагы киңәшмә узды.
Республиканың ветеринария табиблары пландагы ветеринария-профилактика һәм эпизоотиягә каршы көзге чараларны үтәү буенча эшне төгәлләделәр. Кагыйдә буларак, 1 декабрьгә бу чаралар тәмамлана һәм эшкә йомгак ясала. Профилактика чаралары республика территориясендә санитар-эпидемиология таләпләре буенча эпизоотия иминлеген тәэмин итү максатларында елга ике тапкыр үткәрелә.
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе һәм аның җитәкчелегендәге оешмаларның эш нәтиҗәләре буенча чираттагы киңәшмәсе узды. Киңәшмәдә тагын бер мәртәбә республика хуҗалыкларында мөгезле эре терлекләрне саклау мәсьәләсен күтәрделәр. Әлеге мөһим мәсьәлә турында ТР Министрлар Кабинетының дәвалау-профилактика чаралары бүлеге башлыгы Солтан Латыйпов сөйләде. Ул агымдагы елның 11 аенда мөгезле эре терлекләрнең сакланышына анализ ясады.
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе һәм аның җитәкчелегендәге оешмаларның эш нәтиҗәләре буенча чираттагы киңәшмәсе узды. Киңәшмә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов рәислегендә үтте.
Республиканың ветеринария табиблары пландагы ветеринария-профилактика һәм эпизоотиягә каршы көзге чараларны үтәү буенча эшне төгәлләделәр. Бу чаралар республика территориясендә санитар-эпидемиологик һәм эпизоотик иминлекне тәэмин итү максатларында елга ике тапкыр уздырыла.