Алмаз Хисаметдинов республикага аеруча куркыныч авырулар таралуны булдырмау буенча республика штабы утырышында чыгыш ясады

2022 елның 24 гыйнвары, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов республика территориясенә хайваннарның аеруча куркыныч авыруларын кертүне һәм аны таратуны булдырмау буенча республика штабы утырышында катнашты.

Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров үткәрде.

Утырышта штаб әгъзалары: Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Татарстан Республикасы буенча Россельхознадзор Идарәсе, Баш ветеринария идарәсе вәкилләре катнашты.

Татарстан Республикасы территориясенә аеруча куркыныч авыруларның үтеп керүенә юл куймау буенча доклад белән Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов һәм ветеринария һәм фитосанитар күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Илнур Галиев чыгыш ясадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International