Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Илдар Ногманов Оренбург өлкәсе һәм Казахстан Республикасы вазгыять белән бәйле рәвештә Баулы районында хайваннарның аеруча куркыныч авыруларын керүне һәм таралуны булдырмау буенча киңәшмә үткәрде.
Чара район хакимияте бинасында узды, анда Россельхознадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары - Татарстан Республикасы буенча Баш дәүләт ветеринария инспекторы Евгений Иванов, Баулы район ветеринария берләшмәсе башлыгы, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы, авыл җирлекләре башлыклары, ЮХИДИ вәкилләре, авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, фермерлар, шәхси эшкуарлар катнашты.