Авыл хуҗалыгы белгечләре кошларны кош гриппына каршы вакцинацияләү турында фикер алыштылар

2022 елның 28 гыйнвары, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов республиканың кошчылык тармагын үстерү нәтиҗәләренә багышланган киңәшмәдә катнашты.

Киңәшмәдә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының терлекчелек буенча консультантлары, «Агросила» акционерлык җәмгыяте, «Чаллы-Бройлер», «Тукай Племрепродуктор», «Чаллы инкубаторы», «Ак Барс» кошчылык комплексы» акционерлык җәмгыятьләре кебек кошчылык хуҗалыклары җитәкчеләре һәм инвесткомпанияләр вәкилләре катнашты. 

Эш барышында Татарстан Республикасында кошчылык тармагын үстерү нәтиҗәләре турында сөйләштеләр һәм авыл хуҗалыгы кошларын кош гриппына каршы вакцинацияләүнең мөмкинлекләре турында фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International