Теләче районында терлекчеләр өчен беренче ветеринария ярдәме күрсәтү буенча әзерлек курслары башланды

2022 елның 31 гыйнвары, дүшәмбе

Бүген Теләче районы ветеринария берләшмәсендә «Терлекчеләрне беренче ветеринария ярдәме күрсәтү күнекмәләренә өйрәтү»  курсы буенча укулар башланды. Чарада Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин һәм Теләче районы Баш ветеринария табибы Илгизәр Гарипов катнашты.

"Терлекчеләрне беренче ветеринария ярдәме күрсәтү күнекмәләренә өйрәтү” – укыту программасы агросәнәгать комплексында эшләүче, әмма ветеринария белгечлекләре булмаган эшчеләргә әзерләнгән. Терлекчеләр, сыер савучылар ягъни күпчелек вакытын мал-туар янында уздырган хезмәткәрләр өчен каралган.

Укытуның төп максаты – хайванның беренче авыру билгеләрен ачыклау. Ягъни ветеринар табиб килгәнче, хайванга беренче ветеринария ярдәме күрсәтү буенча күнекмәләргә өйрәнү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International