Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов рәислегендә ревизия тикшерүләре нәтиҗәләре буенча киңәшмә узды. Ревизия нәтиҗәләре турында фикер алышуда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасарлары, бүлекләре җитәкчеләре катнашты.
Ревизия тикшерүләре буенча фикер алышу Тәтеш районы дәүләт ветеринария берләшмәсенә бару нәтиҗәләре буенча узды. Киңәшмә барышында дәүләт ветеринария учреждениеләренең финанс-хуҗалык һәм ветеринария эшчәнлеге мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.