Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов эш визиты белән Түбән Кама районында булды. Эш сәфәре Түбән Кама районы терлекчелек хуҗалыкларын терлекләрне саклау һәм эре мөгезле яшь терлекләрне карау мәсьәләләре буенча тикшерү максатыннан оештырылды.
Эшлекле очрашу барышында хуҗалыклар җитәкчеләре һәм ветеринария белгечләре белән сөт терлекчелегендә җитештерү мәсьәләләре, продуктив терлекләрдә авыруларны дәвалау һәм булдырмый калу, туберкулез инфекциясен кисәтү, эре мөгезле терлекләр лейкозы проблемалары һәм аларны хәл итү юллары, шулай ук терлекчелектә терлекләрне ашату мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.