Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Илдар Ногманов рәислегендә Бөгелмә муниципаль районында авыл хуҗалыгы хайваннарының йогышлы авырулары Татарстан Республикасы территориясенә керүен һәм таралуын булдырмау буенча киңәшмә узды.
Киңәшмәдә шулай ук Бөгелмә муниципаль районы башлыгы урынбасары Фәнис Мөхәммәтов, район дәүләт ветеринария берләшмәсе башлыгы Руслан Сәйфетдинов, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Илдар Исмәгыйлев, авыл җирлекләре башлыклары, Бөгелмә районы буенча эчке эшләр министрлыгы вәкилләре, ЮХИДИ вәкилләре, авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, фермерлар һәм терлек сату-алу белән кәсеп итүче шәхси эшкуарлар катнашты.
Киңәшмә барышында Оренбург өлкәсе һәм Казахстаннан, чиктәш төбәкләр булган Самара, Саратов, Чиләбе, Волгоград, Әстерхан өлкәләреннән, шулай ук Башкортостан Республикасыннан терлекләр кертүне туктату турында игълан ителде.
Республика территориясенә кайтарыла торган терлек мәҗбүри рәвештә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе белән килешеп һәм «Меркурий» системасында вветеринария рөхсәте рәсмиләштеп кайтарылырга тиеш. Авыл җирлекләре башлыкларына халыкка йогышлы хайван авырулары таралу куркынычы турында мәгълүмат җиткерү, авылларда алыпсатарларның эшен күзәтеп тору, шулай ук терлек сатучылар турында Эчке эшләр министрлыгы органнарына һәм ветеринария хезмәтенә терлекләрне сату фактлары турында хәбәр итү һәм хуҗалык кенәгәсендә терлекләрне исәпкә алып бару турында күрсәтмәләор бирелде.