Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Илдар Ногманов сөт сыйфатын тикшерүдә ветеринария-санитария экспертизасы кагыйдәләренә үзгәрешләр керүе турында киңәшмә үткәрде. Әлеге әйтеп үткән үзгәрешләр 2022 елның 1 мартыннан үз көченә керәчәк.
Киңәшмәдә Чистай, Спас, Алексеевск, Әлки, Аксубай, Нурлат, Яңа Чишмә, Балык Бистәсе районнарының дәүләт ветеринария берләшмәләренең ветеринария-санитария экспертизасы лабораторияләре башлыклары, ветеринария экспертлары, лабораторияләре мөдирләре катнашты.