Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре Советы» ассоциациясе президиумы утырышында катнашты.
Киңәшмә барышында хуҗасыз хайваннарны аулауны, тоту һәм аларның санын көйләүне оештыру мәсьәләсе күтәрелде. Утырышта катнашучылар приютлар төзү, аларны финанслау һәм аларда тоту шартлары, хайваннарны стерилизацияләүгә, хайваннарны яклаучылар оешмалары эшенә һәм аларның хакимият органнары белән хезмәттәшлегенә бүлеп бирелгән акчаларны тотуны контрольдә тоту мәсьәләләре турында фикер алыштылар.