ЯҢАЛЫКЛАР


25
март, 2022 ел
җомга

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов эш визиты белән Әгерҗе районында булды. Эшлекле сәфәр «Нәүрүз» ҖЧҖ мегафермасы һәм Әгерҗе районы ветеринария берләшмәсе эшчәнлеге белән танышу максатыннан оештырылды.


24
март, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы ветеринария лабораториясе директоры Айрат Гәрәев эш визиты белән Баулы муниципаль районында булды


23
март, 2022 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Илдар Ногманов эш визиты белән Менделеевск муниципаль районында булды. Биредә "Миндубаев Равил Наилевич" КФХның терлек сую пункты базасында Менделеевск, Актаныш, Минзәлә, Әгерҗе, Алабуга, Тукай районнарының терлек чалу пунктларында ветеринария кагыйдәләре таләпләре буенча семинар-киңәшмә узды.

Агымдагы үзгәрешләрне исәпкә алып, хәбәр итәбез, моннан соң Meta * (экстремистик дип танылган һәм РФ территориясендә тыелган) компаниясенең мәйданнарында безнең рәсми пабликлар эш итмибез.


21
март, 2022 ел
дүшәмбе

Нәүрүз - төрки халыкларда язгы көн белән төн тигезләшкән көнне һәм яңа ел башлануны бәйрәм итә торган язгы бәйрәм. "Нәүрүз" сүзе фарсыдан "яңа көн" дип тәрҗемә ителә. Ул язгы көн белән төн тигезләшкән көнне - 21 мартта билгеләп үтелә. Нәүрүз бәйрәме табигатьнең яшәрүе, кешелек дөньясының яңарыш кичерүе, күңелләрнең чистаруы һәм яңа тормыш башлануны аңлата һәм язгы чәчүгә, язгы кыр эшләре башланганчы билгеләп үтелә. 

Бүген Казанда һәм республикада традицион язгы авыл хуҗалыгы ярминкәләре башланды. Ярминкәләр республика халкын авыл хуҗалыгы продукциясе, азык-төлек һәм көндәлек товарлары белән тәэмин итмаксатында оештырыла.


18
март, 2022 ел
җомга

Тиз йогучан кош гриппы вирусының Татарстан Республикасы территориясенә үтеп керү куркынычы белән районнарда кош асраучылар һәм кош-корт асрау һәм сату белән шөгыльләнүче эшмәкәрләр катнашында киңәшмәләр уздырыла.


17
март, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Республика халкын авыл хуҗалыгы продукциясе һәм көндәлек азык-төлек товарлары белән тәэмин итү өчен традицион язгы авыл хуҗалыгы ярминкәләре 19 марттан эшли башлый. Казанда шимбә көнне шәһәрнең һәр районында 15 мәйданчыкта сәүдә оештырылачак.


16
март, 2022 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин Түбән Кама һәм Минзәлә муниципаль районнарының ветеринария берләшмәләрендә булды.

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Илдар Ногманов Кайбыч районында булды. Монда "Шәйдуллин Азат Рәшит улы" крестьян-фермер хуҗалыгы терлек сую пункты базасында терлек чалу пунктларында ветеринария кагыйдәләре таләпләренә багышланган семинар-киңәшмә узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International