РФ субъектлары территориясендә эпизоотик иминлекне тәэмин итү турында фикер алыштылар

2022 елның 14 апреле, пәнҗешәмбе

Бүген Россельхознадзорның Дәүләт ветеринария күзәтчелеге идарәсе башлыгы Татьяна Балагула Россия Федерациясе субъектлары территориясендә эпизоотик иминлекне тәэмин итү мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырды.

Видеоконференция режимында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасарлары Илдар Ногманов, Габделхак Мотыйгуллин һәм терлекләрдә йогышлы авырулар бүлеге һәм эпизоотиягә каршы чаралар оештыру белгечләре катнашты. Киңәшмә барышында шулай ук дуңгызчылык продукциясен законсыз әйләнешкә кертүне булдырмау турында да сөйләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International