Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов Арча районында терлекчелек өлкәсендә яңа технологияләр куллану һәм югары сыйфатлы терлекчелек продукциясен сату мәсьәләләре буенча зона семинар-киңәшмәсендә катнашты. Чара Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров рәислегендә узды. Семинарда шулай ук якын-тирә районнардагы авыл хуҗалыгы идарәсе башлыклары һәм районнарның баш ветеринария табиблары да катнашты.
Традиция буенча, семинар терлекчелекнең алдынгы технологияләре күргәзмәсен күзәтүдән башланды. Киңәшмә барышында мөгезле эре терлекләрне идентификацияләү вәзгыяте турында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов сөйләде.
Үз чыгышында ул хайваннарның йогышлы авырулары таралуны булдырмау, шулай ук йогышлы авырулар чыганакларын һәм юлларын ачыклау максатларында терлекләрне идентификацияләү кирәк, дип билгеләп үтте. Аның сүзләренә караганда, шуның аркасында бер хайванны икенчесенә алыштыру мөмкинлеге юк; мәҗбүри ветеринария эшкәртелмәгән хайваннарны күчерү мөмкинлеге дә юк. Республиканың Баш ветеринар табибы шулай ук хуҗалыкларда ветеринария иминлеген тәэмин итү һәм импортлы ветеринария препаратларына алмаш булдыру буенча алда торган бурычлар турында да сөйләде.