Азнакайда терлекчелектә югары технологияләрне кулланып продукция җитештерүне арттыру турында сөйләштеләр

2022 елның 15 апреле, җомга

 

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин Азнакай районында зона семинар-киңәшмәсендә катнашты. Семинар терлекчелек тармагында югары технологияле алымнарны куллану юлы белән продукция җитештерүнең икътисадый нәтиҗәлелеген арттыруга багышланган иде.

Чарада шулай ук Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов, авыл хуҗалыгы идарәләре башлыклары, якындагы районнарның баш ветеринария табиблары хуҗалыклар һәм КФХ җитәкчеләре катнашты. Традиция буенча, семинар терлекчелекнең алдынгы технологияләре күргәзмәсен күзәтүдән башланды.

Киңәшмә барышында эре мөгезле терлекләрне идентификацияләү вазгыяте турында Габделхак Мотыйгуллин сөйләде. Шулай ук ул хуҗалыкларда ветеринария иминлеген тәэмин итү һәм ветеринария препаратларын импортка алмаштыру буенча алда торган бурычлар турында да сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International