Шәхси ярдәмче хуҗалык һәм терлекчелек комплекслары хуҗалары өчен Татарстан Республикасы ветеринария хезмәте авыл хуҗалыгы хайваннарын ультратавыш тикшерүе хезмәтен күрсәтә. 2021 елда республиканың барлык район дәүләт ветеринария берләшмәләре портатив УЗИ-аппаратлар белән тәэмин ителде.
Җиһазлар Татарстан Республикасының бюджет акчалары исәбеннән сатып алынган. Ультратавыш тикшеренүләре өчен алынган барлык 43 җиһазда республиканың барлык район ветеринария берләшмәләренә бүленгән.
Терлекчелектә УЗИ куллану иртә срокларда сыерларның буазлыгын ачыкларга ярдәм итә, шулай ук сыерларның репродуктив системасы авыруларына диагноз куярга һәм башкарыла торган дәвалауның нәтиҗәлелеген бәяләргә мөмкинлек бирә. Диагностика бәясенә килгәндә, 1 баш сыерга УЗИ тикшерүе ясау 100 сум тәшкил итә. Бер баш сыерның йөклелек чорын күзәтү, сыерның сәламәтлеген тикшерү буенча УЗИ ясау 200 сум тора.