Сөт терлекчелегендә - югары технологияләр

2022 елның 14 апреле, пәнҗешәмбе

 

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов Нурлат районында импортны алыштыру шартларында, сөт терлекчелегенең нәтиҗәле булуы темасына зона семинар-киңәшмәсендә катнашты.

Шулай ук авыл хуҗалыгы идарәләре башлыклары, якындагы районнарның баш ветеринария табиблары хуҗалыклар һәм КФХ җитәкчеләре катнашты. Традиция буенча, семинар терлекчелекнең алдынгы технологияләре күргәзмәсен күзәтүдән башланды. Киңәшмә барышында эре мөгезле терлекләрне идентификацияләү вәзгыяте турында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов сөйләде. Үз чыгышында ул хайваннарның йогышлы авырулары таралуны булдырмау, шулай ук йогышлы авырулар чыганакларын һәм юлларын ачыклау максатларында терлекләрне идентификацияләү кирәк, дип билгеләп үтте. Алмаз Хисаметдинов сүзләренә караганда, идентификация  бер хайванны икенчесенә алыштыру мөмкинлеге һәм терлекләрне бер районнан икенчесенә күчереп йөртү мөмкинлеге юк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International