Ветеринария хезмәтенең мобиль пунктлары вакцина ясау эшен дәвам итә

2022 елның 18 апреле, дүшәмбе

 

Эпизоотиягә каршы язгы чаралар кысаларында республиканың ветеринария хезмәтенең мобиль пунктлары үз эшен дәвам итә. Казан һәм Татарстан районнарының ветеринария табиблары бригадасы халыкка уңайлы булсын өчен һәр ял көннәрендә торак пунктларга чыгып, йорт хайваннарын һәм авыл хуҗалыгы хайваннарын котыру авыруына каршы вакцинацияләү максатыннан чыгып китә. Монда шулай ук этләр һәм мәчеләр өчен стерилизация операциясе үткәрү мөмкинлеге бар.

Йорт хайваннарына, ферма хайваннарын авыруларга каршы вакцина ясау, шулай ук кыргый ерткыч җанварлар өчен табигатьтә ораль вакцина тарату - профилактика чараларының берсе. Ерткычларның торак пунктларга якын килүе ферма һәм йорт хайваннары котыру авыруын йоктыру куркынычын арттыра. Ә йорт хайваннары исә үз чиратында кешеләр өчен куркыныч инфекция чыганагы булырга мөмкин.

Бүгенге көндә дәүләт ветеринария хезмәте белгечләре гражданнарның шәхси хуҗалыкларына йөреп профилактика чаралары, шулай ук күчмә вакцинацияләр оештыралар. Май ахырына кадәр мобиль пунктларда өй мәчеләренә һәм этләргә котыруга каршы прививка ясыйлар. Әйтергә кирәк, профилактик чаралар планы буенча котыру вакцинация процедурасы бушлай ясала! Процедура вакытында ветеринария белгечләре республика халкына шулай ук кош гриппы, мөгезле эре терлекнең нодуляр дерматитын һәм башка авыруларны профилактикалау турында да аңлату эшләре алып бара. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International