Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов Балтач, Актаныш, Минзәлә, Мөслим һәм Сарман районнары ветеринария-санитария экспертизасы бүлекләренең эше турында киңәшмә үткәрде. Фикер алышу видеоконференцэлемтә режимында узды.
Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Дәүләт ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Илдар Ногманов, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Дәүләт ветеринария инспекциясенең ветеринария иминлеген, ВСЭ һәм дәүләт күзәтчелеген тәэмин итү бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе Ирина Тарутина, дәүләт ветеринария берләшмәләренең раи башлыклары һәм ветсанэкспертлар катнашты. Районнарның ветеринария-санитария экспертизасы бүлекләре эшенә анализ белән Ирина Тарутина чыгыш ясады.