ЯҢАЛЫКЛАР


24
август, 2022 ел
чәршәмбе

Республикада ветеринария хезмәте белгечләре тарафыннан гражданнар өчен африка дуңгыз чумасы һәм терлекчелекне альтернатив рәвештә алып баруга күчү буенча аңлату эшләре алып барыла.


23
август, 2022 ел
сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсендә Мари Эл Республикасының Идел буе районында шәхси ярдәмче хуҗалыкта Африка дуңгыз чумасы очрагы ачыклану уңаеннан Мари Эл Республикасы ветеринария хезмәте вәкилләре белән киңәшмә узды.

Россия Табигать министрлыгы хуҗасыз хайваннарның кешеләргә һөҗүм итүен булдырмау буенча методик күрсәтмәләр турында карар проектын әзерләде, дип хәбәр итте ведомствоның матбугат хезмәте. Методик күрсәтмәләр 2023 елның 1 мартыннан үз көченә керер дип көтелә.
Проект тарафыннан эт тешләвеннән зыян китерү куркынычын киметү өчен шартлар булдыру күздә тотыла. Ведомствода билгеләп үтелгәнчә, методик күрсәтмәләр төбәкләргә тәртип булдырырга, шулай ук әлеге вәзгыятьне күзәтеп торырга мөмкинлек бирәчәк.


22
август, 2022 ел
дүшәмбе

Йорт дуңгызлары асраучы шәхси ярдәмче хуҗалыклар, крестьян-фермер хуҗалыклары мөдирләре, дуңгызчылык комплекслары җитәкчеләре һәм анда эшләүче хезмәткәрләр игътибарына!

22 август - Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне. 1991 елның 22 августында Мәскәүдә Ак йорт өстендә беренче тапкыр рәсми рәвештә өч төстәге Россия флагы күтәрелә, ул дәүләт символы сыйфатында урак һәм чүкечле кызыл байракка алмашка килә. 

Борча һәм талпаннардан эшкәртүне барлык йорт хайваннары өчен, хәтта фатирдан чыкмый торганнарына да үткәрергә кирәк. Эктопаразитлар фатирга кием-салым, аяк киеме яки башка хайваннарның йонына эләгеп тә керә ала. Борчалар еш кына подъездларда, бигрәк тә подвал һәм чарлакларда урнашалар, хайванның үзендә булмаса, ә әйләнә-тирә мохиттә тереклек итә. Бу хакта «Ветеринария һәм тормыш» белән әңгәмә вакытында Мәскәүдән Европа ветеринария үзәгенең  ветеринария фельдшеры Ева Каниболоцкая сөйләде. 


19
август, 2022 ел
җомга

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов рәислегендә ревизия тикшерүләре нәтиҗәләре буенча киңәшмә узды. Нәтиҗәләр турында фикер алышуда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе бүлекләре башлыклары катнашты.

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсендә видеоконференцэлемтә режимында район ветеринария берләшмәләренең эше турында киңәшмә узды. Киңәшмә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов рәислегендә узды.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында кабул ителгән нигезләмә буенча, ветеринария кагыйдәләрен бозучыларга тартып алынган терлек өчен хөкүмәт компенсация түләүдән баш тартырга яки кире кайтарылган зыян күләмен киметергә мөмкин. Сүз аеруча куркыныч хайваннар авыру чыганакларын юк иткәндә тартып алына торган мал-туар, шулай ук терлекчелек продукциясе турында бара. 


18
август, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Дуңгызларда була торган африка чумасы – ул йорт дуңгызлары һәм кыргый кабан дуңгызларының бик тиз йогышлы куркыныч авыру санала. Африка чумасы тышкы мохиттә бик тотрыклы һәм туфракта, салкында торган иттә яки тирестә 100 көн һәм аннан да күбрәк сакланырга сәләтле, ветчина һәм тозланган иттә - вирус 300 көн яши.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International