ЯҢАЛЫКЛАР


4
декабрь, 2019 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсенең Чаллы территориаль бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан а/М-7 – Минзәлә а / ю, 1101 км, «Кемпинг» автосервисы янында  кагыйдәләрне бозып, чи сөт ташу факты ачыкланды.

Бүген "Ветеринария үзәге" ФДБУ директоры Юрий Барсуковның эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров белән очрашу узды. 


3
декабрь, 2019 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсенең Казан территориаль бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан «Мәскәү-Уфа» («Малиновка» СП) автоюлының 777 нче чакрымында Татарстан Республикасының Буа районыннан эре мөгезле терлек ташыганнан соң юылмаган һәм дезинфекцияләнмәгән автотранспортның керүе ачыкланды.

2019 елның 2 декабрендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсенең Казан территориаль бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан «Мәскәү-Уфа» М-7 автоюлының 777 нче чакрымында Түбән Новгород өлкәсеннән 180 кг күләмендә ат (казылык) колбасасын ташу факты ачыкланды.

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсендә «Хуҗалык итү шартларында агросәнәгать комплексының эпизоотик иминлеген һәм биологик куркынычсызлыгын тәэмин итү» программасы буенча ветеринария белгечләренең квалификациясен күтәрү буенча курслар башланды. Әле курсларны Мәскәү шәһәренең «Ветеринария үзәге»нән килгән белгечләр үткәрә.


2
декабрь, 2019 ел
дүшәмбе

2 декабрьдә Арча районының ветеринария берләшмәсендә «Халыкара инвалидлар көненә» багышланган чара узды. Арча ветеринария берләшмәсенең җиде хезмәткәре мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр булып тора.

2019 елның 3-5 декабрендә Татарстан Республикасының Баш ветеринария идарәсендә «Ветеринария үзәге» Федераль дәүләт бюджет учреждениесе Татарстан Республикасында «Хуҗалык итү шартларында агросәнәгать комплексының эпизоотик иминлеген һәм биологик куркынычсызлыгын тәэмин итү» программасы буенча ветеринария белгечләренең квалификациясен күтәрү буенча курслар уздырачак.

Бүген Әгерҗе муниципаль районында кече ветеринария белгечләренең квалификациясен күтәрү буенча "Терлекчеләрне беренче ветеринария ярдәме күрсәтү күнекмәләренә өйрәтү” - дип исемләнгән ике атналык бушлай курслар башланды.

 


29
ноябрь, 2019 ел
җомга

29 ноябрьдә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе һәм аның карамагындагы учреждениеләрнең киңәшмәсе булды. Киңәшмә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов рәислегендә узды.

2019 елның 27 ноябрендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсе Казан территориаль идарәсе инспекторлары Лаеш шәһәре территориясендә ветеринария документларыннан башка ит (кош) сату фактын ачыклады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International