Закон бозучы административ җаваплылыкка тартылды

2019 елның 3 декабре, сишәмбе

2019 елның 2 декабрендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсенең Казан территориаль бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан «Мәскәү-Уфа» М-7 автоюлының 777 нче чакрымында Түбән Новгород өлкәсеннән 180 кг күләмендә ат (казылык) колбасасын ташу факты ачыкланды. Автомобильда температура саклаучы җиһазлар булмаган. Закон бозучы РФ КоАП 14.43 ст.1 өлешендә каралган административ хокук бозган өчен административ җаваплылыкка тартылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International