Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсенең Казан территориаль бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан «Мәскәү-Уфа» («Малиновка» СП) автоюлының 777 нче чакрымында Татарстан Республикасының Буа районыннан эре мөгезле терлек ташыганнан соң юылмаган һәм дезинфекцияләнмәгән автотранспортның керүе ачыкланды. Шул рәвешле хайваннар, кош-корт, балык, азык-төлек һәм терлек чималы ташу вакытында ветеринария-санитария кагыйдәләре бозылган. Гаепле кеше РФ КоАП 10.8 ст.1 өлешендә каралган административ хокук бозган өчен административ җаваплылыкка тартылды.