Бүген Әгерҗе муниципаль районында ике атналык курслар башланды

2019 елның 2 декабре, дүшәмбе

Бүген Әгерҗе муниципаль районында кече ветеринария белгечләренең квалификациясен күтәрү буенча "Терлекчеләрне беренче ветеринария ярдәме күрсәтү күнекмәләренә өйрәтү” - дип исемләнгән ике атналык бушлай курслар башланды.

"Терлекчеләрне беренче ветеринария ярдәме күрсәтү күнекмәләренә өйрәтү” – укыту программасы агросәнәгать комплексында эшләүче, әмма ветеринария белгечлекләре булмаган эшчеләргә әзерләнгән. Терлекчеләр, сыер савучылар ягъни күпчелек вакытын мал-туар янында уздырган хезмәткәрләр өчен каралган.

Укытуның төп максаты – хайванның беренче авыру билгеләрен ачыклау. Ягъни ветеринар табиб килгәнче, хайванга беренче ветеринария ярдәме күрсәтү буенча күнекмәләргә өйрәнү.

Укыту программасы ике атна дәвам итәчәк. Беренче атна – теория өлешенә багышлана. Укуның икенче атнасы өйрәнгән белемнәрне практик яктан тикшереп караячаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International