29 ноябрьдә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе һәм аның карамагындагы учреждениеләрнең киңәшмәсе булды. Киңәшмә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов рәислегендә узды.
Чара барышында түбәндәге мәсьәләләр хәл ителде:
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Айрат Гәрәев дәүләт ветеринария берләшмәләре эшенең дәвалау-профилактика өлеше буенча анализ ясады. ⠀
Республика ветеринария лабораториясе директоры Марс Вәлиев лаборатория эшчәнлегенә анализ ясады. ⠀
Баш эпизотоолог Александр Козлов эре мөгезле терлекләрдәге лейкоз авыруы буенча эш барышы турында сөйләде.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин “Меркурий” системасында эшләү буенча йомгак ясады. ⠀ ⠀
Киңәшмә ахырында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов алдагы чорга бурычлар куйды.