Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсендә ветеринария белгечләренең квалификациясен күтәрү курслар башланды

2019 елның 3 декабре, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсендә «Хуҗалык итү шартларында агросәнәгать комплексының эпизоотик иминлеген һәм биологик куркынычсызлыгын тәэмин итү» программасы буенча ветеринария белгечләренең квалификациясен күтәрү буенча курслар башланды. Әле курсларны Мәскәү шәһәренең «Ветеринария үзәге»нән килгән белгечләр үткәрә.

Укуларның рәсми өлешен Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов һәм «Ветеринария үзәге» Федераль дәүләт бюджет учреждениесе директоры Юрий Барсуков ачып җибәрде. 

Юрий Барсуков үз докладында Россия Федерациясендә эпизоотик хәл турында сөйләде. Үз чыгышында ул түбәндәге категорияләр буенча авырулар статистикасын китерде:

-Африка дуңгыз чумасы;

- эре мөгезле терлекләрдә йогышлы узелкалы дерматит һәм туберкулез авыруы;

- сарыклар һәм кәҗәләр чәчәге;

- котыру авыруы. 

Чара барышында шулай ук биология фәннәре кандидаты, профессор Тамара Курмакаева чыгыш ясады. Ул эпизоотик иминлекне тәэмин итүдә системалы караш турында сөйләде.

Курсларда якынча 130 кеше (Татарстан Республикасы ветеринария берләшмәләре башлыклары, баш эпизоотологлар һәм район лабораторияләре мөдирләре) катнашачак. Курслар 3 көн дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International