2 декабрьдә Арча районының ветеринария берләшмәсендә «Халыкара инвалидлар көненә» багышланган чара узды. Арча ветеринария берләшмәсенең җиде хезмәткәре мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр булып тора.
Бүген Арча районы ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Ринат Фәйзрахманов әлеге хезмәткәрләрне шәхсән кабул итте. Җитәкче әлеге хезмәткәрләргә намуслы һәм нәтиҗәле хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде, алга таба да бергә хезмәттәшлек итәргә насыйп булсын дигән теләктә калды.