ЯҢАЛЫКЛАР


7
декабрь, 2019 ел
шимбә

6 декабрьдә Цивильск-Ульяновск а/ю ЮХИДИ хезмәткәрләре белән берлектә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсенең Апас территориаль дәүләт ветеринария күзәтчелеге бүлеге инспекторлары тарафыннан ТР Чүпрәле районыннан Чуаш Республикасының Шыгырдан авылына ветеринария документларыннан башка мәҗбүри рәвештә сугылган 1 баш эре мөгезле терлек ташу факты ачыкланды.


6
декабрь, 2019 ел
җомга

Бүген Минзәлә муниципаль районында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсенең Чаллы территориаль дәүләт ветеринария инспекциясе башлыгы Фәнис Мифтахов "Терлекчеләрне беренче ветеринария ярдәме күрсәтү күнекмәләренә өйрәтү" курсларын узу буенча таныклыклар тапшырды.

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсендә «Татарстан Республикасы АПКсының иң яхшы хезмәткәре» республика конкурсында «Иң яхшы ветеринария табибы» номинациясендә катнашучы ветеринария табиблары өчен әңгәмә уза.

2019 елның 5 декабрендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсенең Казан территориаль бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан «Мәскәү-Уфа» М-7 автоюлының 777 нче чакрымында («Малиновка» СП) ветеринария документларыннан башка Ульяновск өлкәсеннән Киров өлкәсенә 950 кг йон ташу факты ачыклады.

 2019 елның 4 декабрендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсенең Казан территориаль бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан «Мәскәү-Уфа» М-7 автоюлының 777 нче чакрымында («Малиновка» СП) Башкортостан Республикасыннан Татарстан Республикасының Апас районына ветеринария документларыннан башка сигез баш эре мөгезле терлек күчерү факты ачыкланды.

2019 елның 4 декабрендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсенең Казан территориаль бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан «Мәскәү-Уфа» М-7 автоюлының 777 нче чакрымында М-7 («Малиновка» СП) юлында Татарстан Республикасы Биектау районыннан Чуаш Республикасына 4000 кг күләмендә мехлы җәнлекләр (калдыклар) тушкәсен ветеринария документларыннан башка ташу факты ачыкланды.


5
декабрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсендә “Ветеринария Үзәге” тарафыннан уздырыла торган квалификация күтәрү курслары тәмамланды. Укуларның ябылышында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов һәм “Ветеринария Үзәге” ФДБУ директоры Юрий Барсуков катнашты.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсенең Яр Чаллы территориаль бүлеге дәүләт ветеринария инспекторлары тарафыннан Чаллы шәһәрендә хайван продукциясе белән санкцияләнмәгән сәүдә итүне ачыклау буенча ведомствоара рейд үткәрелде.

2019 елның 4 декабрендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсенең Апас территориаль бүлеге инспекторлары ТР Кама Тамагы районының Тәмте авылы территориясендә 23 кг күләмендә күркә итен санкциясез сату фактын ачыклады.


4
декабрь, 2019 ел
чәршәмбе

2019 елның 3 декабрендә #ЩедрыйВторник Бөтендөнья инициативасы кысаларында «Яр Чаллы шәһәре дәүләт ветеринария берләшмәсе» ДБУдә хәйрия акциясе узды. Көн дәвамында ветеринария табиблары вак йорт хайваннарын түләүсез кабул иттеләр һәм хуҗаларына хайванның сәламәтлеге турында төрле консультация бирделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International